Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлавы

2008 елның 30 августы, шимбә
Республикабызның хөрмәтле гражданнары! Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Көне белән котлавымны чын күңелдән кабул итегез! 1990 елның 30 августында Республикабызның Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде.
Шушы вакыттан алып без ел саен Республика Көнен билгеләп үтәбез. Ошбу бәйрәм барлык татарстанлылар тарафыннан да яратып һәм хөрмәт итеп көтепалына, бу үз Ватаныңны ярату һәм хөрмәт итү бәйрәме. Татарстан бүген үзара аңлашу, дуслык, бердәмлек символына әверелде. Нәкъ шушы көндә без күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген аеруча нык сизәбез. Үткән еллар социаль-икътисадый һәм сәяси уңышларга цивилизацияле, хокукый юл белән ирешү мөмкин булуын күрсәтте. Татарстан сәясәте дәүләтчелекне, законлылыкны һәм милләтара татулыкны саклап калуга, максаты - һәр кешенең лаеклы тормышын тәэмин итү булган цивилизацияле граждан җәмгыятенә атлауга юнәлтелгән.
Татарстанның хәзергесе һәм киләчәге безнең хезмәтебез,энергиябез һәм граждан җаваплылыгыбыз белән турыдан-туры бәйле. Безнең уртак максатыбыз - тотрыклы, чәчәк атучы республика төзү.
Татарстан бөтен Россия Федерациясе өчен күп башлангычларда яхшы мисал булды. Барлык мәшәкатьләрне хәл итә алабыз, чөнки без үзебезнең республикабызны, башкалабызны, туган җиребезне яратабыз.
Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле татарстанлылар! Бу бәйрәм көнендә Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек һәм бәхет, уңышлар, газиз Татарстаныбыз бәхетенә яңа ирешүләр, тормыш көче һәм энергиясе, иртәгесе көнгә оптимизм һәм ышаныч телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International