Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

28 апрельдә юстиция Министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрәчәк.

Теләге булган кешеләр Россия Федерациясе Пенсия фонды Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы, адвокат һәм нотариус вәкилләреннән бушлай һәм чиратсыз консультация ала алалар.

Чара 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Копылов ур., 2А йорт (Казан шәһәре МБУК “В.И. Ленин исемендәге мәдәният йорты”) адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны (843) 222-60-60 “кайнар линия” телефоны буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International