Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!

2008 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Рсепубликасы Юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән яңа уку елы башлану һәм Белем көне уңаеннан котлауларымны һәм иң изге теләкләремне кабул итегез!
Беренче сентябрь – аерым, билгеле бер мәгънәдә яхшы бәйрәм. Бу - балачак бәйрәме, бу - Белем дөньясына яңа сәяхәтнең башы. Белемсез барлыкка китерү дә, иҗат та, аңлау да мөмкин түгел. Бары тик алар гына кешене чын мәгънәсендә ирекле итә. Белем ярдәмендә кеше ышаныч, өмет һәм тормыш авырлыкларын җиңү сәләтен булдыра.
Мәктәп алдында мөстәкыйль, актив, белемле яшь кешеләр әзерләү бурычы тора. Шәхеснең күпьяклы үзбилгеләнүе өчен җаваплылык һәм зур өметләр, аналитик фикерләүне тәрбияләү, дәүләт тарихы белән кызыксынуны үстерү, җәмгыятьнең башка әгъзаларына дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү – бер сүз белән әйткәндә, граждан позициясен формалаштыруны без укытучыларның һөнәри бергәлегенә йөклибез. Россиянең киләчәге бүген сыйныф һәм аудиторияләргә укырга һәм укытырга керүчеләрдән тора.
Барлык укучы һәм студентларга, укытучы һәм ата-аналарга, тәрбияче һәм остазларга, сәләте, белеме, түземлеге һәм җаваплылыгы уңышлы укуның аерылгысыз шарты булган зирәк һәм үз эшен яратучы кешеләргә Сәламәтлек һәм иминлек телим!
Биографиягезнең һәр бите Ватаныбыз файдасына иҗади эзләнү, тәвәккәлелек, намуслы хезмәт белән тулып торсын һәм һәркем көндәлек хезмәтендә әхлакый канәгатьләнү тапсын, Укытучы дигән бөек исемнең данын һәм абруен арттырсын.
Бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар Сезгә!
 
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International