Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышы узды.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов комиссия әгъзаларына һәм чакырылган затларга «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләр турында, шулай ук кертелгән төзәтмәләрне гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарын әзерләү турында мәгълүмат җиткерде.
Комиссия утырышында шулай ук балигъ булмаганнарга карата җинаять кылуны кисәтү, балигъ булмаганнарның бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә травмалануын һәм үлемен кисәтү һәм башка мәсьәләләр турында да фикер алыштылар.