Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган конкурслар нәтиҗәләре

2022 елның 29 апреле, җомга

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, узган көннәрнең каһарманлыкларына, ватан тарихына хөрмәт, яшь буында Җиңүнең тарихи әһәмиятен аңлау тәрбияләү максатыннан, Юстиция министрлыгы «Алар Ватан өчен сугыштылар» темасына иң яхшы рәсем конкурсы һәм «Онытмаска ант итәбез!» темасына шигырь укучылар бәйгесе уздырды.

Конкурсларда катнашырга министрлык һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең балалары чакырылган иде.

Иң яхшы рәсем конкурсы буенча комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча:

5 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге (бу яшьне дә кертеп) төркемдә җиңүчеләр:

1 урын – Газизуллина Аделина,

2 урын – Гурьева Милана,

3 урын – Заһидуллина Әминә;

11 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге (бу яшьне дә кертеп) төркемдә җиңүчеләр:

1 урын – Денисов Степан,

2 урын – Старостина Анна,

3 урын – Арзамасцев Тимофей.

Шигырь укучылар бәйгесендә 10 яшькә кадәрге  (бу яшьне дә кертеп) җиңүчеләр:

1 урын – Коннова Ева,

2 урын – Гурьева Милана,

3 урын – Шиһабаева Самира;

11 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге (бу яшьне дә кертеп) төркемдә җиңүчеләр:

1 урын – Марточкина Влада,

2 урын – Лаврухин Данила,

3 урын – Мухалева Арина.

Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов барлык катнашучыларга матур чыгышлары һәм рәсемнәре өчен рәхмәт белдерде.

“Лаеклы эшләр күп иде һәм җиңүчеләрне сайлау авыр булды. Һәр эштә патриотизм, Бөек Ватан сугышында халкыбызның батырлыгы алдында баш ию сизелеп тора”, - дип өстәде беренче урынбасар.

Җиңүчеләр һәм катнашучылар рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Балаларны чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International