Укучыларның суд участоклары биналарына экскурсиясе

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча суд участокларында укучылар экскурсиясе традициягә әйләнде, анда балалар суд утырышы залы, конвой бүлмәсе, канцелярия, суд участогы архивы, судьяның киңәшмә бүлмәсе, шулай ук суд утырышы залы белән танышалар.

Бүген Чистай суд районы буенча суд участокларына 16 нчы урта мәктәпнең 9 «А» укучылары килделәр.

Укучылар суд структурасы, суд эшләрен оештыру белән таныштылар. Коррупциянең нәрсә икәнен һәм коррупцион хокук бозулар өчен нинди юридик җаваплылык каралуын белделәр.

Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4 нче суд участогы консультанты Е.В. Вержанская суд практикасыннан булган хәлләрне, Россиядә суд системасы турында, республикада җәмәгать юстициясе һәм коррупциячел хокук бозулар өчен иң киң таралган җинаять эшләре турында сөйләде.

Аннан соң балалар “Коррупциягә ЮК дип әйт!” дигән темага стена газетасы ясадылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча балалар суд участоклары хезмәткәрләренә экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр, ә тегеләре, үз чиратында, балаларның квалификацияле белгечләр булып судка кайтуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International