Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре традиция буенча министрлыкның элеккеге җитәкчеләре – Бөек Ватан сугышында катнашучылар – Татарстан АССР юстиция министры Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов (1971-1987) , Татарстан АССР юстиция министры урынбасары Бәйрәмгали Хәлиулла улы Хәлиуллин (1971-1980) һәм Татарстан АССР юстиция министры урынбасары Петр Денис улы Бурда (1971-1986) күмелгән урыннарда булдылар.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан инде күп еллар дәвамында бу изге бурыч безнең ветераннарга рәхмәт хисләре белән үтәлә. Хезмәткәрләр һәйкәлләрне тәртипкә китерделәр, плитәгә чәчәкләр куйдылар.