6 майда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Зеленодольск муниципаль районына һәм Яр Чаллы шәһәренә күчмә чараларны әзерләү кысаларында, хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.
Министр урынбасары М.М. Ибәтов, күрсәтелгән районнарда җинаятьчелекне анализлау нигезендә, киңәшмәдә катнашучыларга җентекләбрәк өйрәнүне һәм профилактика субъектларына хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнү барышында методик ярдәм күрсәтүне таләп итүче юнәлешләргә игътибар итү бурычын куйды.