ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.
Бәйрәм чаралары Җиңү паркында Мәңгелек ут янынв венок һәм чәчәкләр салу тантанасыннан башланды.
Соңрак, гадәттәгечә, министр урынбасары Надежда Рагозина һәм министрлык хезмәткәрләре “Үлемсез полк” сафларында үзләренең герой туганнарының фотосурәтләре белән уздылар.
Юстиция министры республиканың Алабуга муниципаль районында узган бәйрәм чараларында катнашты. Рөстәм Заһидуллин район халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды.