2022 елның 12 маенда министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Әлки муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.
Чарада җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина, җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова һәм җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге әйдәүче киңәшчесе Екатерина Никитина катнашты.
Видео аша кабул итү кысаларында авыл җирлекләре башлыкларына җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында сөйләделәр, муниципалитетлар практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр каралды.