Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыены администрациясе һәм Аппараты вәкилләре белән очрашу

2022 елның 13 мае, җомга

Саха (Якутия) Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында юстиция Министрлыгында Саха Республикасы (Якутия) Дәүләт Җыены администрациясе һәм Аппараты вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.

Эшлекле очрашу барышында киңәшмәдә катнашучылар нормалар иҗат итү һәм дәүләт телләрен куллану өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

“Дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру турында” доклад белән министрның беренче урынбасары Айнур Галимов чыгыш ясады.

Республикада җирле үзидарә органнары актларын дәүләт телләрендә бастырып чыгару буенча алып барыла торган эш турында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сөйләде, ул кунакларны муниципаль норматив хокукый актларны исәпкә алу һәм системалаштыруга мәгълүмати технологияләрне кертү өлешендә Юстиция министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

 Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Лариса Глухова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе башлыгы Марат Сөнгатуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Марат Долгов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, “Россия юристлары Ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе – башкарма директоры Тимур Какохо катнашты.

Кунаклар өчен шулай ук Юстиция министрлыгы музее буенча экскурсия оештырылды. Эшләр белән идарә итүче Наил Латыйпов кунакларга Министрлыкның төп үсеш этаплары турында сөйләде, музей экспозицияләре һәм аларның тарихы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International