ТР юстиция министрының беренче урынбасары белән “Саннар дәресе”

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Алабуга шәһәренең 2 нче гимназиясе укучылары өчен виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны куллану өлкәсендә белемнәрне формалаштыруга багышланган дәресне Татарстан Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов үткәрде.

“Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык” темасы буенча саннар дәресе белем бирү юнәлешенә ия һәм цифрлы икътисадка күчү шартларында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә мәктәп укучыларына үз киләчәкләрен алдан билгеләргә ярдәм итә.

 Дәрес барышында беренче урынбасар укучыларга виртуаль чынбарлык үсеше, өстәмә чынбарлык кулланылырга мөмкин булган өлкәләр һәм бу өлкәдә иң кирәкле белгечләр турында сөйләде.

“Балалар дәреснең интерактив өлешендә кызыксынып тыңладылар һәм актив катнаштылар, сораулар бирделәр. Бүгенге көндә цифрлы технологияләр белән бәйле нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуы һәм әлеге өлкәдә уңышлы карьера төзү өчен белгечләр нинди күнекмәләргә ия булырга тиешлеге белән кызыксындылар”, – диде Айнур Галимов.

 Исегезгә төшерәбез, 2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде, һәм шуның белән бәйле рәвештә бүген Айнур Галимов республиканың Алабуга районы укытучыларына ноутбук тапшыру тантанасында катнашты. Әлеге программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән.

Моннан тыш, министрның беренче урынбасары үзенең эш визиты ахырында Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре гражданнарын шәхсән кабул итте. Кабул итүгә 4 мәсьәлә буенча 4 граждан мөрәҗәгать итте. Барлык сораулар буенча да хокукый характердагы аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International