Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы актив рәвештә тулылана

2008 елның 2 сентябре, сишәмбе
2008 елның августында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә җирле үзидарә органнарыннан бердәм банкка кертү өчен 358 муниципаль хокукый акт – җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары карарлары, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре карар һәм күрсәтмәләре килде.
Күрсәтелгән, шулай ук элегрәк кергән муниципаль хокукый актлар исәбеннән 543 акт карап тикшерелде, шулардан 348 акт бердәм банкка кертелде.
Һәрбер карап тикшерелгән актка карата хокукый экспертиза уздырылды, бәяләмәләр чыгарылды, алар актларны чыгарган органнарга җибәрелде. Кирәк булган очракларда бәяләмәләрдә муниципаль хокукый актларның нигезләмәләрен законнар белән тәңгәлләштерү буенча тәкъдимнәр бар.
Җирле үзидарә органнары чыгарган актларның сыйфаты акрынлап артуын билгеләп үтәргә кирәк. Аның нигезендә Россия Федерациясендә регистрны алып бару башланачак “Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон үз көченә керергә вакытның күп калмавы алдыннан бу бигрәк тә сөендерә. Регистрга кертелгән муниципаль хокукый актлар белән кулланучыларның чикләнмәгән даирәсе таныша алырлык булу җирле үзидарә органнарына алар чыгарган актларның хокукый чисталыгын һәм техник-хокукый камиллеген тәэмин итү бурычын йөкли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International