Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Алексеевск муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.
Чарада җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова һәм җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Екатерина Никитина катнашты.
Видео аша кабул итү кысаларында авыл җирлекләре башлыкларына җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында сөйләделәр, муниципалитетлар практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр каралды.