2022 елның 17-19 маенда Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркеме хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән 2017-2020 елларга һәм 2021-2024 елларга Татарстан Республикасы “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлегендә хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль программаларның үтәлеше белән танышты.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде, аның барышында башлангыч нәтиҗәләр каралды һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.
Киңәшмә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, прокуратура һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары хезмәткәрләре катнашында узды.