Республика дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре арасында спартакиада дәвам итә.
Бүген дәүләт ведомстволары хезмәткәрләре җиңел атлетика эстафетасында (100әр метрдан 4 этапта йөгерү) ярыштылар. Һәр ведомствоны 4 кешедән: 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыздан торган команда тәкъдим итте. Җиңел атлетика эстафетасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын Илфат Мингалимов, Ралия Гарифуллина, Ильяс Хөснетдинов һәм Валерия Булыгина тәкъдим иттеләр. Йөгерештә катнашучы 23 команда арасыннан Юстиция министрлыгы командасы 11 урынны яулады.
Ярышларда лаеклы катнашканнары өчен хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәбез!