Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркемнәре утырышын үткәрде, анда түбәндәгеләр буенча  фикер алышу булды:

1) “Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында”Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”  Татарстан Республикасы законы проекты;

2) “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;

3) җәмәгать транспорты булмаган транспортны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм җәмәгать транспорты булмаган транспорттан  файдалану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү турында;

4) Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү турында Татарстан Республикасы Прокуратурасы тәкъдимнәре.

Закон проектлары буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча алар өстендә алга таба эшләү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International