Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2022 елның 27 мае, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм квалификация имтиханы уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Аттестация комиссиясе карары буенча өч дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм аларга, биләп торган вазыйфаларга туры китереп, класслы чиннар бирү тәкъдим ителде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 4 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 1 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфасына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде, 5 аттестацияләнүче – өстәмә һөнәри белем алу шарты белән дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм 1 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килми дип танылды.

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International