Әлмәт муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү

2022 елның 27 мае, җомга

Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Әлмәт муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.

Чарада җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина һәм җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Екатерина Никитина катнашты.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципалитетлар практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне карады һәм аларга тулы җаваплар бирде. Майя Пашкова катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде. Ралия Гарифуллина Әлмәт районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү, аларны законнарга туры китерү өлкәсендәге эше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International