Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина республиканың җәмәгать судьялары белән киңәшмә үткәрде. Электрон суд эшчәнлеген гамәлгә кертү һәм суд участокларында электрон архивны формалаштыру мәсьәләләре эшлекле очрашуда фикер алышу предметы булды.
“Бу юнәлештә эш күптән алып барыла инде, һәм әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышу кысаларында бу киңәшмә беренче генә түгел”, - дип билгеләп үтте Надежда Рагозина.
Гомумән алганда, процессуаль законнар өлешендә аңлауга ирешелгән. Якын арада Министрлык әлеге мәсьәләләр буенча инициативаны хуплау өчен Татарстан Республикасы Судьялар Советына мөрәҗәгать итәчәк.