Бүген “Роналд Макдоналд йорты” гаилә кунакханәсендә Юстиция министрлыгы тарафыннан балалары БРКХдә дәваланучы гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.
Балаларны яклау көнен бәйрәм итү алдыннан гаилә кунакханәсенә Татарстан Республикасының профильле министрлыклары, федераль органнар белгечләре, адвокатлар һәм нотариуслар чакырылган иде.
Чарада шулай ук юстиция министры Рөстәм Илдус улы Заһидуллин да катнашты. Министр билгеләп үткәнчә, республикада истәлекле бәйрәм көннәре алдыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү күркәм гадәткә әверелде.
“Бүгенге чара балалы гаиләләр өчен үткәрелә. Бу халыкның даими ярдәмгә, шул исәптән хокукый ярдәмгә мохтаҗ категориясе. Ата-аналар, попечительләр, опекуннар сорауларына төгәл җаваплар алсын өчен без тармак министрлыкларыннан, адвокатлардан, нотариуслардан һәм башка коллегаларыбыздан ярдәм сорадык. Яшьләр эшләре министрлыгы балалар өчен күңел ачу чарасын оештырырга ярдәм итте”, - дип белдерде юстиция министры.
Консультация сәламәтлек саклау, торак, гаилә, җир законнары, социаль һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча үткәрелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чараны уздыруда актив катнашканнары өчен федераль һәм республика хакимият органнарына, адвокатлар һәм нотариат органнарына, шулай ук Балалар Республика клиник хастаханәсе һәм “Роналд Макдоналд йорты” гаилә кунакханәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.