Мобиль пункттан файдаланып гражданнарны күчмә кабул итү

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе белән берлектә Казан шәһәренең Яңа Савин районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итү уздырдылар.

 Гражданнарны кабул итү түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен каралган махсус автомобильдә уздырылды. Кабул итү барышында әйдәп баручы консультант Лилия Шакирова гражданнарның гражданлык-хокукый характердагы мөрәҗәгатьләрен карады.

 Исегезгә төшерәбез, теләгән һәркем түләүсез юридик ярдәм сорап Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 8 (843) 222-60-60 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International