Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасында федераль максатчан программаларны финанслау мәсьәләләре буенча 12 нче эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Югары Суды каршындагы Суд департаменты идарәсе һәм Россия ҖҮФХИнең ТР буенча идарәсе вәкилләреннән 3 доклад тыңланылды. Якындагы айга планнар һәм гамәлләр планы турында фикер алыштылар.