Апас муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Апас муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.

 Чарада җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, шулай ук җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина катнаштылар.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципалитетлар практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне карады һәм аларга тулы җаваплар бирде. Майя Пашкова катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде. Ралия Гарифуллина Апас районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү, аларны законнарга туры китерү өлкәсендәге эше турында сөйләде.

 Видео аша кабул итү ахырында авыл җирлекләре башлыкларына «Бердәм халык хакимияте системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы яңа Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International