Рөстәм Заһидуллин #Татарстан онлайн туры эфирында

2022 елның 3 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин  #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында катнашты.

Эфирның темасы республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең актуаль мәсьәләләренә багышланды.

Программа барышында министр Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе һәм урыннары турында җентекләп сөйләде.

Министр шулай ук тыңлаучыларның игътибарын Юстиция министрлыгы каршында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге эшләвенә юнәлтте. Үзәк теләгән һәр кешегә квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган.

Кабул итү һәр сишәмбе 14:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр һәм пәнҗешәмбе 10:00 дән 13:00 гә кадәр үткәрелә.

«Гражданнарга уңайлы булсын өчен 8(843)222-60-60 «Кайнар линия» телефоны буенча алдан язылу башкарыла. Мөрәҗәгать итегез, ярдәм итәрбез», - дип өстәде министр.

Трансляцияне сез https://vk.com/minjustrt?z=video-85877975_456242862%2F544a89524c89e0d719%2Fpl_wall_-185284367 сылтамасы буенча карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International