Шәхси сер дәүләтнеке булды. Судьялар советы нәшер итәргә ярамаган эшләр исемлеген раслады

2008 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Судьялар советы мантиядә булган бөтен кешеләргә дә хөкем карарларының кайсыларын Интернет челтәрендә нәшер итәргә яраганын, ә кайсылары нәшер итү өчен түгеллеген аңлатты.
Суд мәгълүмат базаларында бөтен эшләр дә барлыкка килмиячәк. Кайбер фамилияләр сызып атылачак. Бер сүз белән әйткәндә, документның тулылыгы шулардан гыйбарәт. Хәер, суд процесслары – нәзберек эш, һәм алардагы хәбәрдарлык һәрвакытта да кешеләргә файдага бармый.
Хәзер Дәүләт Думасында суд системасын үтә күренмәле итү турында закон проекты карап тикшерелә. Ул суд актларын Интернет челтәрендә ачык рәвештә нәшер итәргә  тәкъдим итә. Моннан тыш, һәр кешенең судта теге яки бу суд актының копиясен алу мөмкинлеге булачак. Гражданнар исә судьяларның биографиясе белән таныша алу хокукына һәм судларның эшчәнлеге турында тулы мәгүлүматка ия булачаклар. Матбугат чаралары белән эшләү кагыйдәләре аерым юл итеп алынган. Закон проектын тәкъдим иткән югары суд җитәкчеләре фикеренчә, үтә күренмәлелек мәхкәмәне аеруча нәтиҗәле һәм гадел итәчәк. Караңгы эшләрне яшерен башкару яхшырак бит.
Закон проекты беренче укылыш узды һәм ел ахырына кадәр кабул ителергә мөмкин. Ләкин судлар инде күптән үзләренең рәсми сайтларын булдыралар, шуңа күрә инде бүген үк нигезле сорау туа: нинди мәгълүмат , мәхкәмәнең бөтен барлыгы белән үтә күренмәле булуына карамастан, кадр артында калырга тиеш? Билгеле, суд бөтен ишекләрне дә ача алмый. Дәүләт сере белән бәйле процесслар бар. Көчләү, педофилия һәм шуңа охшаш эшләр буенча тулы мәгълүмат бөтен кешеләр өчен дә түгел. Кичә Судьялар советы президиумы раслаган методик рекомендацияләрдә барысы да тулы итеп язылган. Ябык процессларның карарлары, уллыкка алу сере, ата булуны дәгъвалау, гражданны эшкә яраксыз итеп тану һ.б. турында мәгълүматлар нәшер ителмиячәк. Берәр гражданны психиатрик шифаханәгә мәҗбүри дәвалануга җибәрсәләр, бу шулай ук аның сере булачак. Һәрхәлдә, судның рәсми сайтында сез бу хакта укый алмаячаксыз. Кайбер эшләр өлешчә яшерен ителәчәк. “РГ” хәбәрчесенә Югары суд каршындагы Суд департаментында аңлатуларынча, мәсәлән, аерылышу турындагы эшләр гриф астына эләкми. Шулай да, суд карарларының кайбер мәгълүматлары нәшер ителмиячәк. Беренче чиратта, бу милек бүлүгә кагыла. Монда һәр мүгълүмат төгәл микъдарда биреләчәк. Аның каравы, ачык суд утырышларында чыгарылган административ тәртип бозулар турында суд актларын чикләүсез нәшер итәргә мөмкин. Мисалга, кемнедер озак вакытлар дәвамында штраф түләмәгән өчен хөкем итсәләр, иртәгә хөкем карары Интернет челтәрендә булачак.
Суд карарларын нәшер иткәндә процесста катнашучы һәрбер кешенең тулы инициалларын, бүтән катнашучылардан аеру мәмкинлеге бирү өчен, фамилиясенең беренче яки бүтән хәрефенә алыштыру тәкъдим ителә. Анонимлыктан бары судҗя гына азат булачак.
“-Барлык сорауларны алдан күрү һәм нәрсәне нәшер итәргә ярый, нәрсәне ярамаганлыгы хакында тәфсилләп язу мөмкин түгел, - дип аңлаттылар “РГ” хәбәрчесенә Суд департаментында. Шуңа күрә кайбер очракларда теге яки бу карарны нәшер итүне суд рәисләре хәл итәчәк. Инструкцияне эшләп чыгаруда дөньяви тәҗрибә дә исәпкә алынды. Алга киткән илләрдә гражданның шәхси серен шулай ук саклыйлар. Судларның эшен күзәтү өчен җавап бирүчеләрнең адресын, дәгъвачыларның диагнозын һәм көчләнүчеләрнең фамилияләрен күрсәтү һич тә мәҗбүри түгел. Шуңа күрә Судьялар советы четерекле мәсьәләләрне сер итеп яшерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International