Җирле үзидарә органнары белән киңәшмә

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары белән “Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасы буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Хисамова җирле үзидарә органнарының агымдагы елның 5 аенда «Төбәк законнары аналитигы» АМС эшенә йомгак ясады.

Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең «Кодекс» АМС тарафыннан ачыкланган законнарга туры килмәү актларының бетерелүенә анализ ясады.

Кире элемтә режимында Аксубай, Бөгелмә, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә һәм Балык Бистәсе районнары вәкилләренең хисаплары тыңланды.

Чара йомгаклары буенча җаваплы затларга «Кодекс» мәгълүмат системасын нормалар иҗат итүдә куллану мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International