Дәүләт ихтыяҗлары өчен заказлар урнаштырганда законнар үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре

2008 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2007 нче ел һәм 2008 нче елның 8 аенда ТР ның дәүләт ихтыяҗлары өчен товар кайтарту, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүгә заказлар урнаштырганда РФ законнары һәм РФ ның бүтән норматив хокукый актларының үтәлешен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначейство департаменты уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәгә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Бердәм комиссиясе рәисе – министр урынбасары Сираҗетдинов А.Б., комиссия әгъзалары – эшләр белән идарә итүче Брусов С.А., җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Хисмәтуллин Н.Н., министр ярдәмчесе Хәсәнов М.Х., финанс бүлеге җитәкчесе урынбасары Гусева Е.С., министрлыкта дәүләт контрактлары үтәлешен күзәтүче хезмәткәрләр чакырулы иде. Киңәшмәдә катнашучылар тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгының Бердәм комиссия әгъзаларына тикшерү барышында ачыкланган законнарны бозу очракларын булдырмау һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт контрактлары һәм килешүләр белән эшне оештыру мәсьәләләрен җайга салучы приказларына тәңгәл үзгәрешләр кертергә дигән карар кабул ителде.
“Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар кайтарту, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүгә заказларны урнаштыру турында” 21 июль 2005 елдагы 94-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту тәкъдиме кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International