2022 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә.
Вазыйфалар исемлеге белән тулырак “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документларны кушып, конкурс комиссиясе секретарена 2022 елның 30 июненә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла: Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 109 каб., тел. 222-60-32, 222-60-27.
Конкурс комиссиясе утырышы 2022 елның 19 июлендә (якынча) булачак.