Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның Россия көне белән котлавы

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Хөрмәтле Татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм!

Россия көне - кабатланмас, күп гасырлык тарихы, зур территориясе, бай табигый һәм рухи мирасы булган ил бәйрәме.

Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге аның алга таба үсеше һәм чәчәк атуы өчен безнең һәркайсыбызның  гражданлык җаваплылыгына, тугрылыгына һәм намуслы хезмәтенә бәйле.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек, корган планнарыгызның тормышка ашуын һәм яңадан-яңа уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International