Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина җитәкчелегендә республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары» программа комплексында эшләү, җәмәгать судьяларының суд участокларында статистик хисап формалаштыру һәм «Судка тарту» программасында эшләү мәсьәләләре буенча укыту семинары узды.
Оештырылган очрашу кысаларында суд эшен башкару функционалына кагылышлы мәсьәләләр каралды, статистик хисап формалаштыру проблемалары һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде, шулай ук Юстиция министрлыгының әйдәп баручы белгече Лилия Хәбибуллина җәмәгать судьясының эш башкару эшчәнлеге буенча инструктаж үткәрде.
Семинарга йомгак ясап, Надежда Рагозина җәмәгать судьялары аппаратларының оештыру мәсьәләләренә дә кагылып узды.