2022 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы була

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. 2021 ел өчен Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырылган белешмәләр турындагы мәсьәләне карау.

2. «2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, башка дәүләт органнары һәм оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге мониторингы» коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләрен карау турында.

3. 2015-2024 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Министрлык Программасының 2022 елның I кварталында үтәлеше турындагы мәсьәләне карау.

4. Тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен тикшереп тору вакытында коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү турындагы мәсьәләне карау.

5. Министрлыкта административ-хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда коррупциягә каршы тору һәм коррупцион күренешләрне профилактикалауга юнәлдерелгән  чаралар турындагы мәсьәләне карау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International