Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2022 елның 17 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Көн тәртибендә биш мәсьәлә каралды.

2015-2024 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Министрлык Программасының агымдагы елның I кварталында үтәлеше турында кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәүче консультанты Алексей Мельников сөйләде. Министрлыкта коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып барыла, ул коррупция китереп чыгара торган сәбәпләрне һәм шартларны киметүгә һәм Юстиция министрлыгы хезмәткәрләрен коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Коррупциягә каршы көрәш кысаларында Министрлыкның тикшерүләргә чыгучы структур бүлекчәләре хезмәткәрләре белән  түбәндәгеләр буенча инструктаж үткәрелде:

- мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм аларны җайга салу;

- коррупция куркынычы булган хәлләрдә үз-үзеңне тоту;

 - законнарда билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, хезмәт тәртибе кагыйдәләрен үтәү буенча.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, Министрлыкта Министрлыкта һәм җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоны эшли - 8(843)-222-60-30.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International