Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын 2008 елның августында дәүләт теркәве турында

2008 елның 5 сентябре, җомга
Үтеп баручы елның августында республиканың башкарма хакимияте органнарында законнар булдыру буенча эшчәнлек актив рәвештә алып барылды һәм республиканың башкарма хакимият органнары чыгарган норматив хокукый актларны дәүләт теркәве буенча Министрлык эше дәвам итте.
Шулай итеп, үткән айда Министрлыкка дәүләт теркәве өчен республика башкарма хакимиятенең төрле органнары чыгарган 20 норматив хокукый акт керде. Күрсәтелгән 20 акттан 10 актны Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты, 3 актны – ТР Финанс министрлыгы, 2 сен – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, 1 әрне – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршында Баш архив идарәсе, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим итте.
Тәкъдим ителгәннәрдән 8 акт теркәү узды, 5 се эшәп бетерү өчен кире кайтарылды һәм 7 се теркәүгә мохтаҗ түгел дип табылды.
Граждан хокуклары һәм ихтыяҗларына турыдан-туры караган, шул сәбәпле, теркәүгә мохтаҗ дип табылган һәм эшләп бетерү өчен кире кайтарылган актлар исәбендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты идарәсенең “Казан шәһәренең гомумфайдаланудагы шәһәр транспортында пассажирлар ташу һәм багаж алып барган өчен иң чик тарифны раслау турында” 29.07.2008 елдагы 7-2/т номерлы, “Казан елга пассажир агентлыгы” ҖЧҖ нең “Шәһәр яны элемтәсе елга транспорты белән тизлекле һәм сукуышлы судноларда пассажир ташу һәм багаж алып бару тарифларын раслау турында” 18.07.2008 елдагы 7-1/т номерлы, “Халыкка көнкүреш хаҗәтләр өчен сатылучы сыекландырылган газга ваклап сату бәясен раслау турында” 18.07.2008 елдагы 4-1/э номерлы карарларын әйтергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International