Җәза төре буларак пенсия хокукыннан мәхрүм итү

2008 елның 6 сентябре, шимбә
Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Россия Федерациясе Җинаять кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты карап тикшерелә.
Закон проекты белән РФ Җинаять кодексының 44 статьясы белән каралган җәзалар исемлеген дәүләт пенсиясе алу хокукыннан мәхрүм итү җәзасы белән, шулай ук РФ ҖК сын яңа 48.1 статья (“Дәүләт пенсиясенә хокуктан мәхрүм итү”) белән тулыландыру күздә тотыла.
Тәкъдим ителгән үзгәрешләр нигезендә, дәүләт хакимиятенә, дәүләт хезмәте һәм җирле үзидарә органнары хезмәте мәнфәгатьләренә каршы җинаятьләр кылган затлар, суд карары белән, дәүләтнең пенсия белән тәэмин итүе һәм хәрби хезмәт, эчке эшләр органнарында, Янгынга каршы Дәүләт хезмәте, наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту органнарында, җәзалар үтәтү системасы учреждениеләре һәм органнары сафларында хезмәт иткән затларны пенсия белән тәэмин итү законнары нигезендә билгеләнә торган дәүләт пенсиясе алу хокукыннан мәхрүм ителә алалар.
Проектка аңлатмада билгеләнгәнчә, тәкъдим ителгән җинаять җәзасы чараларын кертү вазыйфаи затларның үз хезмәт бурычларын намус белән башкаруны тәэмин итәчәк өстәмә алшарт булып тора һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк.
РФ Хөкүмәте дә, РФ Югары Суды да әлеге закон проектын хупламыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International