Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Юстиция министрлыгына эш визиты белән РФ Юстиция министрлыгы каршындагы Хокукый мәгълүмат фәнни үзәгенең цифрлы трансформация проектлары белән идарә итү бүлеге башлыгы урынбасары Дарья Криничная һәмАй-Теко АҖ проекты җитәкчесе Артем Внуков килде.

Министрлыкның түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов «Түләүсез юридик ярдәм» мәгълүмат системасында эшнең ничек оештырылуы, шулай ук республикада хокукый белем бирүне оештыру турында сөйләде.

Эш визиты кысаларында кунаклар республика Юстиция министрлыгының Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәгендә гражданнарны кабул итүдә катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, түләүсез хокукый консультация алырга һәм үзәккә кабул итүгә 222-60-60 “кайнар линия” телефоны аша язылырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International