2018 елдан башлап Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен “Коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” юнәлеше буенча сынау мәйданы булып тора.
2022 елның 23 июнендә чираттагы ике көнлек стажировка башланды.
Чара юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, КФУ ның югары һөнәри белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.
Стажировканы Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетының, Зеленодольск муниципаль районы Советы Аппараты һәм Тукай муниципаль районы Советы Аппаратының юридик бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре узачак.
Стажировка программасы норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген оештыруны һәм гамәлгә ашыруны өйрәнүгә юнәлдерелгән.