Юстиция министрының беренче урынбасары катнашында гражданнарны кабул итү

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды, анда министрның беренче урынбасары Айнур Галимов катнашты.

 Кабул итүгә бакча участогындагы торак йортны рәсмиләштерү, җир кишәрлегенә керүне тәэмин итү, вакытлыча тору вакытын озайту, хокук саклау органнарының гамьсезлеге, күчемсез милеккә милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча биш граждан мөрәҗәгать итте.

Кабул итү нәтиҗәсендә гражданнарга хокукый характердагы консультацияләр бирелде, 3 граждан, өстәмә документлар белән танышу һәм алга таба консультацияләр алу өчен, Министрлыкның түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәгенә адвокатка кабул итүгә язылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International