Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарына хокукый һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Министрлык тарафыннан республиканың муниципаль районнарында күчмә чаралар үткәрелә.
2022 елның 28 июнендә хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Альберт Камалетдинов һәм Нияз Закиров республиканың Тукай муниципаль районының кадрлар һәм юридик хезмәтләре хезмәткәрләренә хокукый ярдәм күрсәттеләр.
Чара кысаларында муниципаль хезмәт турындагы законнарны гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү буенча дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре каралды, хокукый һәм методик характердагы аңлатмалар һәм рекомендацияләр бирелде.