Бүген Министрлыкта “Һөнәргә кереш” программасы буенча республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен чираттагы стажировка мәйданчыгы уздырылды.
Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары хезмәткәрләренең стажировкасы нәрсә ул? Бу заманча белем бирү мәйданчыгы, анда яңа хезмәткәрләр өчен уку процессында суд эшен башкару, архив эше алып бару буенча лекцияләр үткәрелә, шулай ук методик ярдәм күрсәтелә.
Стажировка программасын ачуда юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнаша.
Лекцияләр белән шулай ук вазыйфаларына оештыру-хокукый, кадрлар белән тәэмин итү, электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасын куллану һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре кергән бүлек башлыклары һәм хезмәткәрләре чыгыш ясый.