Юстиция министрлыгына Калмыкия делегациясе килде

2022 елның 1 июле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына эш визиты белән Калмыкия Республикасы делегациясе килде.

Делегация составында Калмыкия Республикасы Башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору идарәсе җитәкчесе Санал Коджаев һәм күрсәтелгән идарәнең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарын тикшерү бүлеге башлыгы Нармба Джамбинов бар иде.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов делегация вәкилләре белән киңәшмә үткәрде, анда республикада коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру һәм дәүләт программасын үтәү, муниципаль норматив хокукый актларны исәпкә алу һәм җирле үзидарә органнарының норма чыгару эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 Визит кысаларында кунаклар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының  экспозициясе Татарстанда юстиция үсешенең төп чорларына багышланган музеенда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International