Әтнә муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде

2022 елның 1 июле, җомга

 Министрлыкта йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итүләр уза.

Бүген министрның беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә Әтнә муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.

Чарада җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова, шулай ук җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина катнаштылар.

Майя Пашкова катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында сөйләде. Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча бирелгән дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында, Ралия Гарифуллина Әтнә районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү, аларны законнарга туры китерү өлешендә башкарган эшләре турында сөйләде.

Чарада катнашучылар шулай ук бирелгән сорауларга да җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International