2022 елның 29-30 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин X Петербург халыкара юридик форумы эшендә катнашты.
X Петербург халыкара юридик форумы - юридик, эшкуарлык, сәяси һәм хокук саклау берләшмәләре вәкилләре арасында диалог өчен иң зур мәйданчык. Форум эшендә ел саен Россия һәм чит илләрнең иң югары вазыйфаи затлары, икътисад, хокук һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә әйдәп баручы дөнья экспертлары, дөньяның эре компанияләренең юридик бүлекчәләре җитәкчеләре, халыкара юридик берләшмә вәкилләре катнаша.
Форумның эшлекле программасына пленар утырыш, стратегик һәм эксперт сессияләре, шул исәптән иҗтимагый фикер лидерлары белән дискуссия мәйданчыклары кертелгән.
Петербург халыкара юридик форумы барышында Россия юстиция министры Константин Чуйченко 2022 ел ахырына “Хокукый белем һәм түләүсез юридик ярдәм” бердәм дәүләт порталын эшләтеп җибәрү турында сөйләде. Татарстан Республикасы әлеге ярдәмче системаның төбәк сегментын сынау экспериментында катнашучы итеп билгеләнде. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы вәкилләре ведомствоара эшче төркемгә кертелде.