Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфалар (эш тәҗрибәсе таләп ителми)

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

«Белгечләр» категориясе вазыйфасында (консультант һәм суд утырышы секретаре) югары юридик белем таләп ителә. Уртача айлык акча 20000 сумнан алып 26000 сумга кадәр (эш стажына һәм чинына карап).

«Тәэмин итүче белгечләр» вазыйфасында – һөнәри белем бирү юнәлеше һәм белгечлегенә таләпләр куелмыйча гына һөнәри белем. Уртача айлык акча 15000 сумнан 21000 сумга кадәр (эш стажына һәм чинына карап).

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 222-60-31, 222-60-28 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә. Резюмеларны Aygul.Salyahova@tatar.ru Irina.Marvarova@tatar.ru электрон почтасына юлларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International