Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышын уздырды, анда түбәндәгеләр буенча фикер алышу булды:
1) “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында аерым вәкаләтләрне яңадан бүлү турында” Татарстан Республикасы законы проекты;
2) “Татарстан Республикасы территориясендә төзелгән муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү турында” Татарстан Республикасы законы проекты.