Республиканың өлкән җәмәгать судьялары белән киңәшмә

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин рәислегендә өлкән җәмәгать судьялары белән киңәшмә узды. Анда ТР Югары Суды рәисенең административ эшләр буенча урынбасары Эдуард Каминский, юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Доклад белән чыгыш ясап, Надежда Рагозина  агымдагы елның сентябрендә җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында электрон гадел хөкем эшләтеп җибәреләчәк дип белдерде. Әлеге проект кысаларында Федераль суд приставлары хезмәте белән электрон хезмәттәшлек төзеләчәк.

Министр урынбасары суд участогының Мәскәү районыннан Киров районына күчүе турында искә төшерде. Хәзерге вакытта күченү эшләре тәмамланган. “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары” порталында Киров һәм Мәскәү суд районнарының суд участоклары турында мәгълүмат яңартылган, порталның “Территориаль суд эшчәнлеге” модуленә туры китерелгән.

Чыгышы ахырында Надежда Рагозина республиканың җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча өлкән җәмәгать судьялары белән киңәшмәдә фикер алышуга кергән кисәтүләргә һәм тәкъдимнәргә игътибар итте.                                                                                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International