2022 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә:
- җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече. Квалификация таләпләре: “Икътисад һәм идарә”, “Юриспруденция” юнәлешләре буенча югары белем.
- җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече. Квалификация таләпләре: “Икътисад һәм идарә” юнәлеше буенча инженер-техник яки эреләндерелгән төркемнәрне әзерләү (белгечлек) юнәлеше буенча югары белем.
- хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече.
Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат Министрлык сайтының “Эшчәнлек” бүлегенең “Кадрлар сәясәте” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документлар белән бергә, конкурс комиссиясе секретарена 2022 елның 27 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча илтеп бирелә: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, 109 каб., тел. 222-60-32, 222-60-27.
Конкурс комиссиясе утырышы 2022 елның 16 августында (якынча) узачак.
Кандидат тестка әзерләнү өчен “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында https://edu.gossluzhba.gov.ru/test үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин.