Яшь белгечләргә ярдәм турында закон проекты яшьләр эшләре буенча комитетның закон проектлары портфелендә

2008 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Яшьләр эшләре буенча комитет утырышында депутатлар комитетның көзге сессиягә эш планын расладылар дип хәбәр итә Дәүләт Думасының матбугат хезмәте.
Комитетның закон проектлары портфелендә 9 документ, шул исәптән, дәүләт яшьләр сәясәте нигезләре турында, яшь белгечләргә ярдәм буенча беренчел чаралар турында, яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында, белем бирү учреждениеләрендә үзидарә органнары булдыру һәм иҗтимагый берләшмәләрнең эшчәнлеге турында, төзүчеләрнең торак кварталларны проектлаштырганда яшьләр клублары һәм секцияләре өчен махсус мәйдан бүлеп бирүне күз уңында тоту бурычы турында, авыр тормыш шартларында булган яшьләргә эш урыны бирүче предприятиеләр өчен салым льготасы турында закон проектлары бар.
Комитет шулай ук дәүләт яшьләр сәясәте нигезләре турында закон проектлары хакында һәм студентларның төзүчеләр отрядлары эшен активлаштыру турында парламент тыңлаулары һәм 2 түгәрәк өстәл уздырырга планлаштыра: аларның берсе яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган булса, икенчесе яшьләр арасында хокукый нигилизмны юк итү буенча тәкъдимнәр эшләүгә багышланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International