Татарстан Республикасында ковидка каршы барлык чикләүләрне туктатып тору турында

2022 елның 8 июле, җомга

 Бүген Юстиция министрлыгы Татарстанның хокукый мәгълүмат рәсми порталында республика хөкүмәтенең ковидка каршы барлык чикләүләрне туктатып тору турындагы карарын бастырып чыгарды.

Татарстан Республикасында төнге клублар (дискотекалар), барлар һәм ял һәм күңел ачу индустриясенең башка оешмалары эшчәнлегенә, рестораннарда, барларда, кафеларда һәм башка җәмәгать урыннарында кальяннар тартуга чикләүләр туктатып торыла. Моннан тыш, ял, күңел ачу, физкультура, спорт, күргәзмә, мәгърифәтчелек, реклама чараларында катнашучылар санын чикләү туктатылды, ә ЗАГС органнары гадәти эш режимына әйләнеп кайтты -никахлашуда кунаклар санын чикләү туктатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International