2022 елның 14 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Лаеш районы халкы һәм кунаклары өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәреләчәк.
Үткәрү урыны: Лаеш шәһәре, Лебедев ур., 55 А (Лаеш районы КФҮ филиалы).
Теләүчеләр “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләреннән бушлай һәм чиратсыз консультация ала алалар.